Язны көтәбез
Төрлесе

Язны көтәбез

Ишетәсезме? Кар астыннан гына Челтерәп аккан суның тавышын... Аңлыйсызмы? Шушы бит инде ул Һәркем көткән язлар сулышы. Кыш җиңелеп артка чигенсә дә, Иртә якта карлар "коела". Аның шулай тешсез тешләшүе Хәтта балаларга көлке тоела. Яз тантана итә тыйнак кына, Күңелләрне били әкренләп. Сабыр итик, озак көттермәс ул - Хөкем итәр...

Ишетәсезме?
Кар астыннан гына
Челтерәп аккан суның тавышын...
Аңлыйсызмы?
Шушы бит инде ул
Һәркем көткән язлар сулышы.

Кыш җиңелеп артка чигенсә дә,
Иртә якта карлар "коела".
Аның шулай тешсез тешләшүе
Хәтта балаларга көлке тоела.

Яз тантана итә тыйнак кына,
Күңелләрне били әкренләп.
Сабыр итик, озак көттермәс ул -
Хөкем итәр җирдә иркенләп.

Гөлшат Сәләхова.


250

Нет комментариев