Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Югалган дан эзеннән (+фоторепортаж)

Үткән гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында район үзәгендәге мех әйберләр фабрикасы Татарстанда гына түгел, Союз күләмендә данлыклы иде дисәм дә, арттыру булмас.

Райондашлар өчен ул елның 365 көнендә, нинди генә ситуациядә калсаң да, сине әзер эш урыны белән "колач җәеп" каршы алучы (дистәләп вахта автобусы көн саен үзебезнең һәм Арча районы авылларыннан эшчеләр йөртә бит әле!), нормаль хезмәт хакы гарантияләнгән, бик күп кызыксыкдыру чаралары булган, үзенең бер дигән ашханәсе, әледән-әле Казан артистлары чыгыш ясаучы (фабрикада эшләмәүчеләр дә тамаша кыла ала торган) клубы булган көчле-куәтле фабрика буларак та бик кадерле иде. Ул елларда "меховойлар" дигән сүз бүгенге урам мафиясеннән дә гайрәтле, тәэсирле иде, нигездә халык, алар төшке ашка чыкканчы дип, кибет-аптекаларга кереп калырга тырыша иде. Чөнки күз алдына китерегез: дүрт йөздән артык хатын-кыз берьюлы, куәтле ташкын булып, төшке ашка чыга һәм кибетләргә тарала...

Районда яшәсәм дә, бу фабрикада берничә дистә еллап булганым юк икән инде. Шуңа да, аның гөрләп торган, һәр цехы эшчеләр белән, складлары чимал, әзер продукция белән шыгрым тулы булган чакларын гына белгәнгә, дөресен әйтим, бүгенге хәлен күреп, өнсез-сүзсез калдым. Элеккедән инде биредә ярымбуш (кайбер өлешләре арендаларга бирелгән), төссез-шыксыз бина гына утырып калган икән. Өч катлы, чоры өчен зур мәйданны биләгән бу фабрика шушы хәлгә төшсен өчен район өстеннән, ил өстеннән нинди гарасат үтәргә кирәк булды икән дә, үз куллары, хәләл көчләре белән аны күтәргәннәр, таралу-җимерелүнең шаһите булганнар бүген ниләр кичерә икән?! Үкенүләрдән мәгънә юк, әмма шушы кадәр куәтле предприятиене саклап кала алмау (бар гаепне ил сәясәтенә генә сылтау дөрес булмас, тирә-күршеләрдә аларны чорга яраклаштырып үзгәртә, әмма саклап кала һәм элеккедән дә куәтлерәк итеп эшләтә белүчеләр дә булды) район өчен бик зур югалту булган. Аның нәтиҗәләре үзен бүген сиздерә, ачы җимешләре бүген дә тәмен югалтмады. Эшсезлек дип зарланышкан чорда күпме кешегә эш урыны булыр иде ләбаса. Әйе, булганны җимерү берни түгел, бүген, әнә, шушы базада эш башлаучыларга, элекке традицияләрне дәвам итәргә теләүчеләргә шактый каршылык-кыенлыклар белән көрәшергә туры килә. Әле бу һөнәргә тугры соңгы магиканнар - утызлап элекке хезмәткәрләр сакланып калса да, бүген инде бу сафларга кушылам дип торучы, энә белән кое казуга тиң булган бу вак, четерекле эшкә килергә атлыгып торучы юк.

"Алтын ай" маркалы товарлар
Элек тә мехчылар белән хезмәттәшлек иткән Казан егете Айдар Шакиров быелның гыйнвареннан биредә үзенең филиалын ачкан икән. Теге соңгы магиканнар - һәркайсы үз эшенең остасы булган, берсеннән-берсе тәҗрибәле 30 эшче аның төп таянычына әйләнгән дә инде. Биредә мех бияләйләр, дутиклар (мех эчле резин итекләр), нефтьчеләр каска-шлемнар астыннан кышкы салкыннарда кия торган баш киемнәре тегәләр. Эшсез торган юк, заказлар булуга, чималын да кайтаралар, хезмәт хакын да вакытында алабыз, диләр. Соңгысы эш күләменә карап исәпләнә. Дөрес, әлегә анысы 13-14 меңнәр арасында тирбәлә, әмма акрынлап булса да артуга баруы яхшыга өметләндерә.

- Җитәкчеләр эш күләмен дә, ассортиментны да арттыру яклы, җитештерүне дә киңәйтү планнары бар, әмма бирегә эшкә килергә теләүче генә юк, - ди бухгалтер һәм эш өчен җаваплы Тәнзилә Гатауллина. - Ай саен мәшгульлек үзәгенә унар кешегә заявка бирәбез, килгән дә булалар, әмма берсе дә калмый. Кешегә хәзер җиңел эш, күп акча кирәк шул. Ә бер шушы эшкә күнеккән безнең кызларыбыз авырсынуны да, зарлануны да белми, барысы да бик тырыш. Хәтта кемнедер аерып күрсәтсәм, калганнарын үпкәләтермен дип куркам. Әйдәгез, иң тәҗрибәлеләре белән таныштырам. Нурҗиһан Шәрәфетдинова, Кадрия Гайнетдинова, Рәйханә Гарифуллина, Елена Герасимова, Валентина Григорьева, Мәрфуга Шәяхмәтоваларның һәркайсы утыз елга якын гомерләрен шушы эшкә багышлаган кешеләр.

Янәшәдә генә ачылган тагын бер цех - "Рокланд" ширкәте филиалында аяк киемнәре тегү һәм ремонтлаучылар да эшкә килергә атлыгып торучылар юклыктан зарланды. Биредә эшләүчеләр унга җиткән булган инде, әмма янә өчкә генә калганнар. Шулай ук вак эш һәм акчасы азрак диләр икән. Ә Эльвира, Чулпан, Зәлидә бүген бик бердәм булып, берсеннән-берсе матур, чын тиредән сапогилар, туфли, босоножкилар тегә. Әлегә үзебезнең клиентлар, сату нокталары белән эшне җайлыйсы бар, күрер күзгә матур да, уңайлы да аяк киемнәренең бәясе чагыштырмача арзан, бер ияләшеп китсәләр, балтачлылар арасында да үз клиентлары күбәер дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250