Югары вольтлы электр үткәргечләр астында сигез сыер ток сугудан үлгән
Төрлесе

Югары вольтлы электр үткәргечләр астында сигез сыер ток сугудан үлгән

Электр үткәргечләр астындагы саклану зонасына кереп бер хуҗалыкның сигез савым сыеры ток сугудан үлгән.

Югары вольтлы электр үткәргечләр (10 мең вольт) астына туры килүче ун метр киңлектәге җирдә бернинди корылмалар төзергә, эшләр алып барырга ярамый, моны бары махсус рөхсәт булганда гына эшләргә була. Бу аралыкта бигрәк тә малларны йөртү, кешеләрнең булу тыела. Шушы таләпләр бозылу аркасында Әлки районында "КШ-Агро"ның маллары харап булган да инде. җәмгыятькә 700мең сумнан артык зыян килгән.
Электр үткәргечләрнең өзелүен яисә баганаларның авышуын, ауганын күргән очракта район электр челтәрләренә 2-51-61 телефоны белән хәбәр итәргә кирәк.

250

Нет комментариев