Рифкать Миңнеханов җырчылар видеосына бәя бирде (ВИДЕО)
Интернетта пәйда булган әлеге видео тиз ара эчендә популярлык казанды. Әлмәтнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре "чыгышын" мактаучылар да, яманлаучылар да, "Хәзер эштән куылырлар инде", - дип борчылучылар да җитәрлек булды.
- Нишләп әле аларны җәзага тартырга? Җырлаган вакытта юл йөрү кагыйдәсен бозмыйлар: куркынычсызлык каешын эләктергәннәр, тизлек арттырмыйлар, юлны күзәтеп баралар, - дип җавап биргән Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов. - Әлеге роликны карадым, миңа ошады. Яхшы җырлаганнарын яратам. Ә алар, дөрестән дә, яхшы җырлады. Рәхәтләнеп көлдем дә, әлбәттә. Артистлык сәләтләре бар егетләрдә. Аларга сәхнәдә чыгыш ясарга кирәк.
- Юл йөрү кагыйдәсе буенча бер кулны рульдән ычкындыру тыелмый, - ди Россия автомобильчеләр федерациясенең Татарстандагы җитәкчесе Рамил Хәйруллин. - Миңа клип бик ошады - яхшы, күңелле.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=12262
Нет комментариев