Зыян күрүчеләрне коткарабыз дип янгын сүндерүчеләр үзләре янып үлгән
Төрлесе

Зыян күрүчеләрне коткарабыз дип янгын сүндерүчеләр үзләре янып үлгән

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны тулысы белән ялкын камап алган булган.

Бу хәл Миякә районының Ерлыково авылында була. Янгыннан ир-ат коткарыла. Янгынны сүндергәндә газ-төтенсаклагыч звеносы элемтәгә чыкмый башлый. Башкортстанның ПСЧ-88нең ике хезмәткәре хуҗабикәне коткарып үзләре һәлак була. Коточкыч янгында бер хатын-кыз да янып үлә.
Хөрмәтле райондашлар, ут-күздән сак булыйк. Карактан кала, янгыннан калмый, - диләр безнең татарда. Дөрестән дә, карак бөтен нәрсәңне күтәреп чыга алмый, ә менә янгыннан өең генә түгел үзеңнең дә исән калуың икеле. Узып киткән 2016 ел районыбызда янгыннар белән башланып китте. Кызыл әтәч елында мондый күңелсезлекләр безне читләтеп үтсен иде.

250

Нет комментариев