Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Республикада көчле җил нәтиҗәсендә 56 агач ауган

Табигать бәла-казасы нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә

Кичә республикада көчле яңгыр һәм җил нәтиҗәсендә берничә районга зыян килгән. Табигать бәла-казасы нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 9 август 20 сәгатькә республикада 56 агачның авуы теркәлгән, дип яза «Татар-информ». Аларның 52се Бөгелмә районында, икесе Кама Тамагында, берәр агач Баулы һәм Ютазы районнарында ауган. Бөгелмәдә дүрт торак йортның, мәдәният йорты, кибет һәм башка хуҗалык корылмаларының түбәләре зыян күргән, өч автомобильгә зыян килгән. Лениногорск районында ике йорт, гараж һәм бер автомобиль, Азнакай районында ике йорт зыян күргән.

Апас районының Куштово авылындагы күпердә су кимегән, транспорт хәрәкәте өчен әйләнеп узу юллары бар. Район үзәгендә берничә юлны, тугыз участокны һәм ике йортны су баскан. Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәләрен өлешчә су баскан, анда булган 10 кеше мөстәкыйль рәвештә куркынычсыз урынга чыккан. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев