Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

60 ел күзгә-күз карашып узган гомер...

??✨ Бүген Биктәш авылында яшәүче Зинаида һәм Вячеслав Ивановларның бергә яши башлауларына 60 ел булу ЗАГС хезмәткәрләре, җирле җитәкчеләр белән берлектә, тантаналы шартларда билгеләп үтелде.

– «Хезмәт» газетасына кадерле кешеләрем турында истәлекле язма урнаштырасым килә иде, - дип килеп керде редакциябезгә Лидия апа. Бигрәкләр дә игелекле бала булды инде ул Лидия апа. Биктәш авылында гомер кичерүче әти-әнисен ташламады, һәрчак яннарында булды, бүгенге көндә янәшәләрендә гомер кичерә. Телендә һаман да әти-әни, күрешкән саен да иң беренче синең дә әти-әниеңнең хәлен сорый. Әттә белән нәнә, дип, тәмле иттереп, яратып сөйләшә ул.

– Әттә белән нәнә гомер буе бер-берсенең күзләренә генә карап гомер кичерделәр. Хәзер менә әттә авырый, нәнәнең аны ничек тәрбияләгәнен күрсәгез, хәйраннар калырлык, – дип күз яшьләре аша сөйли Лидия апа.– Вакытында даруын эчертә, ризыгын каптыра. Көчле дарулар әтиебезнең күзен сукырайтты, шуңа да ярдәмгә мохтаҗ ул. Мин кайтышка капкаларны ачып куялар (машина керсенгә), җылы ашау әзер. Шулкадәр рәхәт әттә белән нәнә янында, исән генә булсыннар, берүк! ??❤️

Зинаида Павловна һәм Вячеслав Иванович Ивановлар нәкъ башка өлкән буын кебек тормышның ачысын-төчесен ил белән бергә күтәргән кешеләр. Зина апа Бөек Ватан сугышының кызган чорында, 1942 елда дөньяга килә, Вячеслав дәдәй ачлык еллары кичергән 1936 елда туа. Икесе дә Биктәш авылыныкы, балачаклары да, яшьлекләре дә бергә уза. Гомер буе фермада эшлиләр, Вячеслав Павлович – ферма мөдире, Зинаида Ивановна – терлек караучы. Лаеклы ялга чыккач та бабай ферма атлары асрый. Ике кыз үстерәләр, Лидиядән кала Галина исемле кызлары бар, күрше Кукмара районының Чура авылында кияүдә.

Бүгенге көндә өлкәннәрнең биш оныгы, тугыз оныкчыгы төп нигездә еш кунак, кирәк әйберләрен ташып торалар, балаларыннан һәм оныкларыннан өлкәннәр бик канәгать.

Бер-берсен күз карашларыннан аңлап, тигез гомер иткән өлкәннәргә карап мең кат сокланырлык. Ә матур язмабызның дәвамын «Хезмәт» газетасының иртәгә чыгачак санында укый аласыз, яме ???

Фото, видео: Дина Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

«Әттә, нәнә! Исән генә була күрегез!» Зинаида һәм Вячеслав Ивановларның бергә гомер итүләренә 60 ел?

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матур гаилә