Балтачта «Ләкләк оясы» үрделәр
Җәмгыять

Балтачта «Ләкләк оясы» үрделәр

Мастер-классны кул эшләре остасы Алинә Зәйнетдинова алып барды

«Факел» клубында «Гаилә гаҗәеп галәм» проекты кысаларында кәрзин үрү буенча «Ләкләк оясы» дип исемләнгән мастер-класс узды.

Бу чара гаиләләрне берләштерү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм традицион кул эшләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Мастер-классны кул эшләре остасы Алинә Зәйнетдинова алып барды. Ул атнашучыларга кәрзин үрүнең серләрен аңлатты, үрү техникасы белән таныштырды.

Гаиләләр уникаль «Ләкләк оялары»н булдыру өстендә тырышып эшләделәр.

 

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев