Район үзәк хастаханәнең баш табибы нинди акциягә кушылган?
Җәмгыять

Район үзәк хастаханәнең баш табибы нинди акциягә кушылган?

«Әлеге ярдәмне егетләр бик көтәләр, чөнки бу төр корал дроннарны бәреп төшерергә ярдәм итә», — ди Руслан Мөхәммәтҗанов.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Балтач районы аучылары белән берлектә «Za мирное небо» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бүләк ит» МХО хәрбиләренә ярдәм итү акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. Күптән түгел алар 6 шома көпшәле мылтык тапшырдылар.

Акциягә шулау ук район үзәк хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев та кушылды.

«Әлеге ярдәмне егетләр бик көтәләр, чөнки бу төр корал дроннарны бәреп төшерергә ярдәм итә», — ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Балтач районындагы районара бүлеге башлыгы Руслан Мөхәммәтҗанов.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


мылтык

Нет комментариев