Татарстанлыларга кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында маска киеп йөрү мәҗбүри
Җәмгыять

Татарстанлыларга кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында маска киеп йөрү мәҗбүри

ТР Министрлар кабинеты таҗлы вирус инфекциясеннән саклану чаралары турындагы карарга өстәмәләр кертте.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин 20нче апрельдән татарстанлыларга кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында маска яисә респераторлар киеп йөрүне мәҗбүри итүче карарны имзалады. Документ ТР Дәүләт порталында урнаштырылган.

"20.04.20дән башлап санитар-эпилемиологик хәл яхшырганчы, шәхси саклану чараларыннан (маскалар, респераторлар) башка ваклап сату, хезмәт күрсәтү объектларына, җәмәгать транспортына керү һәм анда булу тыела, диелгән әлеге документта.

 

Фото: tatar-inform.ru

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


карантин үзизоляция

Нет комментариев