Тәмле салат рецепты
Салат катламлап ясала, беренче катка гына сарымсаклы майонез, ә калган катлам араларына майонез гына сылыйбыз.
1 кат - пешкән бәрәңге угычтан, тоз сибәм, мин эресеннән үткәрдем
2 кат сеткалап сарымсаклы майонез
3 кат - ысланган тавык итен шакмаклап турап
4 кат— майонез
5 кат- вак итеп кенә туралган әз генә суган сибәбез
6 кат- кореяча кишер
7 кат-саламлап свежий кыяр, майонез
8кат-йомырка агы угычтан
9кат-майонез
10 кат-угычтан сыр
11 кат-майонез
12 кат-угычтан йомырка сарысы
Теләгәнчә бизибез.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев