Чираттагы техник күзәтү «Смәел» җәмгыятендә булды.
Балтач районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләре алдыннан техникалар әзерлеген тикшерү бара дип хәбәр иткән идек. Кичә аның чираттагысы «Смәел» җәмгыятендә булды.
- Биредә 34 трактор һәм 22 арба тикшерелде. Озак еллар эшләүче инженерның тәҗрибәсе техника әзерлегендә үк тә сизелә. Механизаторлар да тырышканнар, бөтен техника да 100 процент әзер, - дип хәбәр итте дәүләт техник күзәтчелек оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев