Корбан бәйрәменә багышланган гает намазы район мәчетләрендә 11 августта үткәрелә.
Елдагыча мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү иртәнге 4 сәг. 30 минутта. Имамнар вәгазь сөйләячәк, котлауларны халыкка җиткерәчәк.
Балтач бистәсендә “Раиф” мәчетенә тәкбир әйтеп килү Каенлык урамы башыннан, Үзәк мәчеткә светофор һәм “Алтын ай” кибете чатларыннан, “Ислам нуры” мәчетенә “Бәхет кибете” ( зират башыннан), “Балтач нуры” мәчетенә Алиш һәм Мир урамнары чатыннан, Сорнай урамыннан оештырылачак.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев