Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулуына багышланган чарада өч номинация буенча җиңүчеләрне ачыкладылар.
Балтач районы мөхтәсибәте, балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен уздырылган бәйгедә Балтач, Салавыч Бөрбаш, Норма, Субаш, Карадуган, Сосна авылларының балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләреннән 62 бала катнашты.
Йомгаклау концерт Татарстан Республикасының Баш казые, Балтач районы имам- мөхтәсибәте Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, җырчы, педагог Мингол Вәгыйз улы Галиев, Рәсәй Ислам университетында педагогы, җырчы Ильяс Халиков катнашында үткәрелде.
Бәйгенең иганәчесе – Балтач үзәк мәчете.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев