Кунырда мөгаллимәләрне хөрмәтләгәннәр
Мөгаллимәләргә һәрберсенә изге гамәлләре өчен Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчкә бал тапшырылган
Шушы көннәрдә Куныр авылы мәчетендә бик матур чара узган. Әти-әниләр мөгаллимәләрне мул табын әзерләп кунакка дәшкән.
Куныр авылы мәчетендә Сәгтдинова Тәгьзимә, Хәйретдинова Зөлфия, Әхмадуллина Әлфия, Вагидуллина Люция, Төхвәтуллина Миләүшә, Галиева Рәмзия апалардан дин дәресләре алган егет-кызлар бик күп район күләмендә узган бәйгеләрдә призлы урын алган.
Әти-әниләр рәхмәт йөзеннән мөгаллимәләрне, шулай ук мәчетне гөлгә күмүче, җыештыручы Шәрәфетдинова Гөлшат, пешекче Низаметдинова Нурзилә апаны, имам Гарипов Габделбәр абыйны кунакка дәшкән. Аларның һәрберсенә изге гамәлләре өчен Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчкә бал (Шакирҗановлар гаиләнәсенең иганачелек ярдәме) тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев