Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

ЧҮП ҮЛӘНЕННӘН ДӘ НАЧАРРАК

Бакчага кертергә киңәш ителми торган үсемлекләр бар, алардан бик теләгәндә дә котылып булмый.

Кымызлыкның (кислица) чәчәкләре ис китәрлек түгел, ул күбәләксыман кызгылт, шәмәхә декоратив яфраклары белән җәлеп итә. Кымызлык талымсыз, ташлы, уңдырышсыз урында да үсә, тиз үрчи. Бу елны 2-3 төп кымызлык үссә, чәчәк атса, киләсе елга ук аны утарга чыгачаксыз, иң мөһиме — моны чәчәк атканчы эшләргә.

Ландышның иртә язда матур кыяклары бакчаны бизәсә, аннан энҗе бөртегедәй ак чәчәкләре күренә. Әмма аны бакчага кертергә киңәш ителми. Ландышның тамыры бик тирәнгә китә, тармаклана. Шуның өстенә ул туфракны ярлыландыра, бакчаны яулый. Ул чәчәкләр белән күрше була алмый, кысрыклый башлый.

Колмак (хмель). Коймага үрмәләп үсә торган бу лиананың күркәләре хуш исле. Аннан чүпрә ясыйлар, йокыны яхшырту өчен, мендәр эченә тутыралар. Колмак әрәмәлектә үсә, аңа бакчада урын юк. Ул бик тиз үрчи, паразит үсемлек. Шуның өстенә вак чебеннәрне җәлеп итә, аларның личинкалары җиләк-җимеш агачларына зыян салырга мөмкин.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев