Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Эч кибүдән җәфаланасызмы?

Бу киңәшләрнең өлкәннәргә дә, балаларга да файдасы тияр.

Эч кибү белән җәфаланган кешеләр байтак. Ул еш кына ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, йөрәк-кан тамырлары системасы аврулары, аз хәрәкәтләнү вакытында була. Көндәлек туклануга эчәкләрнең бушануын тизләтә торган ризыклар кертергә кирәк.


Арыш икмәге, чи яшелчә һәм җимешләр, кипкән җиләк-җимеш, бигрәк тә, караҗимеш, күрәгә, өрек, инжир, минераль сулар, лимонад, төрле майлар, кефир, оеган сөт, кымыз эч йомшарту көченә ия.


Шуңа күрә арыш икмәге, эре итеп тарткан оннан пешергән күмәч, суга изгән-баскан камырдан эченә ит, алма, күрәгә, җиләкләр салып пешергән бәлешләр ашарга тәкъдим ителә. Ашлар күбесенчә итсез, майсыз ит яки балык шулпасында яшелчә, ярмалар һәм, шулай ук, җиләк-җимеш салып пешерелә. Табынга икенчегә бирелә торган ит һәм балык ашамлыклары суда, парда әзерләнә. Башта суда пешереп, кисәкле яисә койкалы итеп әзерләнгән ризыклар да файдалы. Арпа, карабодай ярмаларын таралып тора торган итеп пешергән боткалар, запеканкалар хәлендә ашау әйбәт. Чи яшелчәләрдән — уган кишер, помидор, яфраклы салат һәм пешкән яшелчәләрдән — кызыл чөгендер, ташкабак, кабак, кәбестәне еш кулланырга киңәш ителә. Өлгергән җиләк-җимешләрне шул килеш, ә караҗимеш, инжир, күрәгә, йөземне яхшылап югач, суда йомшартылган килеш ашарга. Җиләк-җимеш һәм яшелчә сутлары, компот, гөлҗимеш суының файдасы тия.
Шулай ук, һәртөрле үсемлек майлары, атланмай, каймак, әчетеп ясаган сөт ризыкларының барлык төрләрен, эремчек ашарга кирәк. Ә менә сөтне бары тик чәйгә салып кына эчү әйбәтрәк булыр.
Укроп, петрушка, лавр яфрагы, җиләк-җимеш кушып әзерләнгән соуслар, кайнатма, джем, повидло, бал, шикәр ашарга да рөхсәт ителә.
Манный, дөге ярмаларыннан, макароннан әзерләнгән ризыклар, шоколад чикләнә. Каты чәй һәм кәһвә, ачы соуслар аш тәмләткечләр, борыч, горчица, ысланган ризыклар, өреле шулпалар, шалкан, ачы торма, гөмбәләр, дуңгыз, сарык, сыер майлары, кыздырган ит һәм балык, югары сортлы бодай оныннан пешергән икмәк бөтенләй тыела.

Чыганак 


Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек киңәш