Хезмәт

Балтач районы

16+
Файдалы киңәш

Җиләк-җимешне тәүлекнең кайсы вакытында ашау яхшырак?

Җиләк-җимешнең файдасы турында барыбыз да беләбез. Алар витаминнарга, минералларга һәм антиоксидантларга бай.

Ә менә җиләк-җимешләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ашарга ярыймы? Бу сорауга Уфа табибы — терапевт, диетолог һәм нутрициолог Арина Мамина җавап биргән. Аның әйтүенчә, җимешләрне куллану вакыты организмның үзенчәлекләренә бәйле.

Иртән — рационга җиләк-җимешне кертү өчен идеаль вакыт, чөнки алар җиңел үзләштерелә һәм энергия бирә. Көндез җиләк-җимешләр энергия дәрәҗәсен саклый торган тиз һәм җиңел үзләштерелә торган ризык була ала. Кичен исә алар десертларны алмаштыру мөмкинлеге бирә. Аеруча киви яки груша кебек клетчаткага бай җимешләргә өстенлек бирү яхшы.

Әмма ашазаны-эчәк проблемалары булган кешеләргә кичләрен әче һәм цитрус җимешләрен ашамау хәерле, ди диетолог.

Гомумән, иң мөһиме — һәркем үз организмын тыңларга өйрәнергә тиеш, дип киңәш итә ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев