Кан басымын дөрес үлчисезме?
Кан басымын көн дә үлчәү түгел, ә дөрес итеп тә үлчи белергә кирәк
Кан басымын дөрес үлчәү киңәшләрен тәкъдим итәбез:
- һәр көнне бер үк сәгатьләрдә үлчәргә тырышыгыз. Гадәттә бу иртән йокыдан торгач һәм кичен йокларга ятар алдыннан була.
Иртәнге якта аны торып йөри башлаганчы, уянып берничә минут узгач үлчиләр. Кан басымын үлчәр алдыннан чәй яки кофе эчәргә, тәмәке тартырга ярамый.
- Кулны өстәлгә куярга кирәк. Кан басымын үлчи торган приборның җиңсәсе йөрәк белән бер тигезлектә булсын. Җиңсә астына ике бармак сыярга тиеш.
Кан басымын берьюлы кимендә ике тапкыр үлчиләр. Бер тапкыр үлчәгәч, 2-3 минут көтәләр, аннары тагын бер үлчиләр. Әгәр саннарның дөреслегенә шикләнсәгез (бик түбән яки бик югары икән), өченче тапкыр үлчәгез.
- Физик эш башкаргач, йөреп кергәч тә кан басымын үлчәмиләр, башта 20-30 минут көтәләр.
Бу кагыйдә чәй, кофе эчкәч һәм тәмәке тартканнан да соң да үтәлергә тиеш.
Кан басымын йокыга ятар алдыннан да үлчиләр. Бигрәк тә кан басымы югары кешеләргә.
- Кан басымын үлчәгәндә сөйләшмиләр һәм кулны селкетмиләр.
Җиңсәсе беләзеккә генә кидерелә торган тонометрларны алмаска киңәш итә табиблар. Алар төгәл күрсәтми дип яза Лилия Гәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев