Кешью чикләвеге яратасызмы?
Аны сатып алганда аеруча игътибарлы булыгыз.
Кешью тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай. Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра. Ул, шулай ук, кешенең ми һәм йөрәк эшчәнлеге өчен бик файдалы, организмдагы начар холестериннарны чыгарарга ярдәм итә. Чикләвек сөякләрне ныгытырга булыша — магний, фосфор һәм кальций сөяк тукымасы өчен бик мөһим.
Кешью цинк һәм витаминнарга бик бай, алар ярдәмендә иммунитетны саклый. Тик аны артык күп ашау зыян да китерергә мөмкин. Көненә күпме ашарга була? Зурларга көненә — 20-30 грамм (якынча 15-20 чикләвек), өч яшьтән зуррак балаларга 5-10 грамм (3-5 чикләвек) ашау киңәш ителә. Ябыгу өчен аны көненә 10-15 граммнан да арттырмаска кирәк.
Чикләвекне ничек сакларга?
Чикләвекне ябык төргәктә бүлмә температурасында 1 айга кадәр сакларга була. Суыткычта — 6 айга, ә туңдыргычта 1 елга кадәр саклана. Чикләвекне дымнан һәм кояш яктысыннан сакларга кирәк, чөнки аннан әче тәм килә башларга мөмкин.
Кешью чикләвеген ничек сайларга?
Чикләвек аксыл сары төстә, төшләре кара тапларсыз һәм күгәрексез булырга тиеш. Үзеннән чикләвек исе килеп торырга, ә тәме әче булмаска тиеш. Чикләвек төшләре вакланмаган, изелмәгән, бөтен булырга тиеш. Чикләвекнең чи килеш алу яхшырак, чөнки кыздырганында май һәм тоз күп булырга мөмкин.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев