Кибет гөлен тәрбияләү буенча киңәшләр
Файдалы киңәш

Кибет гөлен тәрбияләү буенча киңәшләр

Бүләк ителгән гөлең берничә көннән сулса, үзеңне гаепләмә.

Яңа гөлне башка гөлләрең янына түгел, башка җиргә куй. Аның белән корткыч бөҗәкләр ияреп кайтмаганмы? Яхшылап тикшер.

Туфрагы гөлгә туры килмәвен чамаласаң, башка туфракка күчереп утырт.

Күчергәндә тамырын яхшылап кара, кибет туфрагыннан арындыр һәм корыган тамыр очларын кисеп ал.

Гөл тирәсендә вак чебеннәр барлыкка килсә, тамырын бераз марганцовка салган су белән эшкәрт.

Артык дымнан зыян килмәсен дисәң, гөл чүлмәге төбенә вак керамзит ташлар сал. 

Чыганак: vatantat.ru

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


гөл

Нет комментариев