Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Миләшнең файдасын күрегез!

Миләшләр өлгергән вакыт. Бу җимешләрдән бик күп тәмле ризыклар, эчемлекләр әзерләп була. Әйдәгез, бүген квас ясарга өйрәнәбез!

Кызыл миләштән квас эшләү өчен безгә кирәк булачак: бер килограмм миләш, ярты килограмм шикәр, ун грамм чүпрә, дүрт литр су.

Пешкән кызыл миләшләрне юыгыз, эмальле кәстрүлгә салып, изегез. Өстенә кайнап чыккан су салып, янә кайнатып чыгарыгыз. Җылы килеш марля аша сөзегез.

Аерым савытта әз генә суда эретелгән чүпрәне, шикәрне кушып, яхшылап болгатыгыз. Квасны пыяла шешәләргә салып, яхшылап ябыгыз һәм сакланырга салкын урынга куегыз.

Тирләп-пешеп мунча кереп чыкканнан соң мондый квасны эчеп җибәрү — үзе бер бәхет!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: миләш