Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Печән дип кенә карамагыз!

Петрушканың файдасын беләсезме?

Укроп, петрушка, яшел суган... Кайберәүләр бу үләннәрне “печән” дип кенә саный. Ә ул “печән”нең файдасы турында беләләрме икән?

Петрушка витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Аңарда канны чистарта торган хлорофилл бар.Петрушканың уртларны ныгытуын, тешне агартуын әле күпләр белмидер дә. Кандагы глюкоза күләмен дә көйли, кан басымын төшерә, иммунитетны ныгыта. Составындагы бета-каротин күзнең күрү сәләтен, ашкайнатуны яхшырта, организмнан токсиннарны, шлакларны, артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә. Бу ябыгырга теләүчеләр өчен бигрәк тә мөһим. Ирләргә исә простатиттан котылырга булыша. Петрушканың тамыры да файдалы. Аны даими кулланып, кандагы шикәрнең күләмен киметеп була. Бавыр һәм канны токсиннардан чистарта. Аны цистит вакытында да кулланалар. Петрушканың согын да файдаланырга була. Төрле бөҗәкләр тешләгән урынга петрушка согыннан компресс куялар.

P.S.Ничек кенә файдалы булмасын, петрушканы тоз утыру авыруыннан (подаградан) җәфаланучыларга, бөерендә таш булганнарга күп ашарга киңәш ителми. Көненә 60 млнан да артык петрушка согы эчәргә ярамый. Шулай ук аны булачак әниләргә һәм бала имезүче ханымнарга да күп ашарга ярамый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев