Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Суда батучыны коткарганда истә тотарга кирәкле киңәшләр

Җәй башланырга да өлгермәде, инде суда батучылар да бар. Хәтерләсәгез, күптән түгел Чирмешән районында балыкка киткән 8 яшьлек малай суга батып үлүе хакында язган идек. Коткаручылар инде быелгы сезонда сулыкларда 54 кешене гомерен саклап калган, 11 кеше һәлак булган.

Шуңа да белгечләр бары тик рөхсәт ителгән сулыкларда гына су керергә куша. Быел Казанның Комсомольское, Зур Аккош күлендә, “Түбән Заречье”, “Локомотив”, Тирән күл пляжлары янәшәсендә коенырга рөхсәт ителә. Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсенең “Мандарин”, Кызыл Чишмә бистәсендәге “Кама”, Зәйнең “Зәй-2”, Лениногорск шәһәренең “Нижний” күле, Әлмәт шәһәре пляжында су керергә мөмкин. Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә урнашкан “Аквапарк”, Алексеевский районы пляжында да халык ял итә ала. Шулай ук Яшел Үзән районының Васильево, Кызылъяр авыллары пляжында һәм Лаеш районының “Камское море”сында коенырга рөхсәт. Әмма су кергәнче, чыгасыңны да уйларга кирәк. Коткаручылар сак булырга киңәш итә.

Суга батмас өчен:

– таныш булмаган урыннарда коенмагыз һәм суга чуммагыз;

– йөзә белмәсәгез, еракка кермәгез;

– һава тутырылган матраслар белән су эченә ерак кермәскә кирәк;

– исерткеч эчемлекләр кулланып, су коенмагыз;

– көзән җыеру гадәте бар икән, киемегездә булавка кебек очлы әйбер булсын.

  Суга батучыга ярдәм итү:

– Чикләүләр аркасында әлегә сулыклар янәшәсендә коткаручылар эшләми. «112» номерына шалтыратып, ярдәмгә чакырыгыз.

– Йөзә белгән очракта гына, батучы янына килеп, су астына чумып, аның гәүдәсен арткы яктан эләктереп алыгыз. Чәчләре булса, шуннан тоту кирәк.

– Әгәр батучы сезгә ябыша икән, үзегезне саклагыз. Батмас өчен, суга чумыгыз;

– «Ашыгыч ярдәм» килгәнче судан чыгарган кешенең эчендәге суын чыгарырга, ясалма сулыш ясатырга, күкрәк өлешенә массаж ясарга кирәк.

– Су төбенә киткән кешене коткарып булмаячак. Суга батучы исән калсын өчен ул суда 6 минуттан күп торырга тиеш түгел. Шушы вакыт эчендә өлгерсәгез генә, аны коткарып булачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84904/

Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев