Төнлә йоклый алмый интеккәндә
Мята (бөтнек) — күпсанлы файдалы үлән. Арыганны баса, чиргә каршы көрәшә һәм башкалар.
Беренчесе — ромашка төнәтмәсе белән чәй.
Ул йокысызлыктан коткара, нерв системасын хәлгә китерә, тынычландыра. Шулай ук, вирусларга каршы көрәшә, грипп сезонында чиргә каршы тора. Ләкин, астма булган кешеләргә аны эчәргә ярамый!
Икенчесе — җылы сөт.
Сөт — «табигый антидепрессант» диләр. Ул организмга яхшы йогынты ясый, кеше тыныч күңел белән йоклый.
Өченчесе — мята белән чәй.
Мята (бөтнек) — күпсанлы файдалы үлән. Арыганны баса, чиргә каршы көрәшә һәм башкалар. Вирусларга каршы тора. Кешенең ашказаны белән эчәк авыруына файда итә, кан басымын төшерә, кандагы шикәрне җайга китерә.
Дүртенчесе — кокос суы.
Ул В витаминына нык бай. Шулай ук, стрессны бетерә. Составында булган калий һәм магний кеше организмын тынычландыра.
Бишенчесе — чия согы.
Чия согы йокы организмдагы йокы гормонына яхшы йогынты ясый, тынычландыра, яхшы йоклата. Нерв системасына яхшы тәэсир итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев