Казанда бала коляскасы тартып юл аша чыгып барганда машина бәрдергән хатын исерек булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Казанда бала коляскасы тартып юл аша чыгып барганда машина бәрдергән хатын исерек булган

Юл һәлакәте узган шимбәдә Назарбаев урамында килеп чыккан.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Казанда бала коляскасы тартып юл аша чыгып барганда чит ил машинасы бәрдергән хатын-кыз исерек булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

«Узган шимбәдә исерек хәлдәге хатын-кыз Назарбаев урамында бала коляскасы тартып тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган. Кайсыдыр мизгелдә коляскага «Опель» автомобиле килеп бәрелгән. Хатын-кыз зыян күрмәгән, бала исә җиңелчә тән җәрәхәтләре алган», - дип белдерде чыганак.

«Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хатын-кызга карата исерек хәлдә юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм ата-ана тарафыннан балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәгән өчен административ материаллар төзегән», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

 

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев