Балтачта эшче һөнәр чемпионатының район этабы башланды (+фото)
Мәгариф

Балтачта эшче һөнәр чемпионатының район этабы башланды (+фото)

Балтач укучылары үзләрен төрле компетенцияләрендә көч сынаша. 

Бүгенге көндә районыбызда эшче професияләрне үстерү, һөнәргә юнәлеш бирү максатыннан үткәрелүче дөньякүләм  #WorldSkills  бәйгесе кысаларында укучылар өчен үткәрелүче #JuniorSkills ның муниципаль этабы бара. Балтач укучылары үзләрен төрле компетенцияләрдә сыный. 

- Мәктәпләрдә һөнәри юнәлешкә дә зур игътибар бирелә. Укучылар төрле түгәрәкләрдә, хезмәт дәресләрендә кул эшләре, аш-су әзерләү, станокта тимер детальләр ясау, ремонтлау һәм башка тормыш өчен мөһим булган һөнәрләрнең серләренә төшенәләр, - ди бәйгене оештыручы район мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре. 

Укучыларга уңышлар телибез. Район данын республикада да уңышлы чыгыш ясап, матур нәтиҗәләргә ирешергә язсын.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев