Татар теле өчен балл өстәләме?
Укучы алтын медальгә бара икән, аның бөтен фәннән дә еллык билгеләре “бишле” булырга тиеш
«Балам быел XI сыйныфны тәмамлый. Алтын медальгә бара. Укытучылары татар теленнән имтихан тапшырырга тәкъдим итте. Әгәр без төп фәннәр математика, рус теленнән тыш өченче фән итеп татар телен сайласак, аның баллары медаль өчен роль уйныймы һәм укырга кергәндә исәпкә алынамы?»
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан: — Татар теленнән имтихан Бердәм дәүләт имтиханы булып саналмый, ул — Бердәм республика имтиханы. Әлбәттә, укучының туган телендә имтихан бирергә теләве — мактаулы күренеш. Республиканың мәгариф министры да ел саен бу укучылар белән очраша. Тик татар теленнән имтихан баллары уку йортына кергәндә исәпкә алынмый. Медаль өчен дә роль уйнамый. Бары өстәмә рәвештә генә тапшырыла.
Әгәр укучы алтын медальгә бара икән, аның бөтен фәннән дә еллык билгеләре “бишле” булырга тиеш. Шулай ук рус теленнән һәм сайлаган бер предметтан БДИ нәтиҗәләре кимендә 70 шәр балл булу мәҗбүри. Кыскасы, татар теленнән тыш тагын бер өстәмә предметтан БДИ бирергә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев