Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бассейн ничек эшли соң диючеләр җавапны биредән табар (фото)

Районыбызда бассейн ачылып берничә сәгать үтүгә әлеге вакыйганы зарыгып көткән райондашлар “Дулкын”га агылды.

Инде шимбә көнне бассейн янындагы тукталышта машина куярлык та урын юк иде. Дөрес, барлык райондашлар да йөзәргә дип кенә килми, танышып, үзләре өчен экскурсия дә ясап чыга. “Дулкын”ның эшчәнлегенә карата да сораулар күп. Шуңа да билгесезлекләргә нокта куеп, бассейн эшчәнлеге белән таныштырып узыйк. “Дулкын” иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләячәк. Дөрес, соңгы клиентлар кичке сәгать җидедә керергә тиеш була. Бер сәгать бассейнда йөзү өчен зурлар 100 сум түләргә тиеш, әлеге вакытның 15 минуты киенү-чишенү һәм душка кереп чыгу өчен каралган, ә инде 45 минут йөзүгә бирелә. Бер сәгать эчендә зурлар ягына 9 ир-ат һәм 9 хатын-кыз керә ала, ә инде балалар ягы 10 бала сыйдырышлы. Бассейнга үзең белән алып килергә тиешле әйберләр: паспорт, медицина белешмәсе, сланцы, күзлек, плавки-купальник, сөлге, сабын һәм шампунь, мунчала (мочалка). Бассейнга алдан язылу әлегә бары касса аша гына эшләнә, киләчәктә инде сайт аша броньлау мөмкинлеге дә тулы көченә эшли башлар дип көтелә.

Хөрмәтле укчыларыбыз, үзегезне кызыксындырган калган сорауларны да әлеге язма астына комментарий аша калдырсагыз иде. Барлык сорауларны туплап, газетабызның киләсе санында без аларга җавап бирәчәкбез. 
 

P.S. Прейскурант цен на услуги спортивно-оздоровительного комплекса «ДУЛКЫН» 

Наименование услуг: 

1. Разовые посещения (руб.) 
1) Большая чаша для взрослых - 100 
2) Большая чаша для взрослых + сауна - 150 
3) Большая чаша для детей - 50 
4) Большая чаша для пенсионеров по возрасту (55 лет женщины и 60 лет мужчины), при наличии пенсионного удостоверения, 1 посещение 50 
5) Маленькая чаша «родитель+дитя» до 12 лет - 80 
6) Тренажерный зал для взрослых ( с 14 лет) - 60 

2. Абонемент на месяц (руб.) 
Абонемент маленькая чаша «родитель+дитя» до 12 лет (12 посещений) - 500 
Абонемент для детей (12 посещений ) - 300 
Абонемент для детей (24 посещений) - 500 
Абонемент для взрослых большая чаша (12 посещений) - 800 
Абонемент для взрослых большая чаша (24 посещений) - 1500 
Для пенсионеров по возрасту (12 посещений) - 400 
Для пенсионеров по возрасту (24 посещений) - 600 
Абонемент в тренажерный зал (с 14 лет) - 700 
Для воспитанников ДЮСШ (кружок по плаванию) группы НП-1, 1 год обучения - 100 
Для воспитанников ДЮСШ (кружок по плаванию) группы ТГ и выше - бесплатно 
Для воспитанников ДОУ - бесплатно 
Сдача норм ГТО - бесплатно 
Тренировочный процесс сотрудникам предприятий, организаций и учреждения - 100 
Для людей с ограниченными возможностями (колясочники) - бесплатно

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бассейн