Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Истә калырлык булды...

Мәрхүм Васыйл Габделхәй улы истәлегенә 2006 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында 13нче мәртәбә узучы көрәш бәйгесе бүләкләүдән башланып, бүләкләүләр белән тәмамланды.

15 ел элек вакытсыз арабыздан киткән, республикабызның милли татар көрәшенә нигез салган, РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә узган татарча көрәш ярышлары истә калырлык булды. Тимирязев исемендәге хуҗалык балаларны, кунакларны тукландыруны оетырса, шушы җирлекнең игелекле шәхесе Илшат Шакиров бүләкләүләрне үз өстенә алган булып чыкты. Аларга Нормадан Илнар Миңнебаев, Балтачтан Фәнис Шәрипов, Бөрбаштан Рифкать Муллагалиев, Шеңшеңәрдән Альберт Миннеханов, район газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиевның акчалата бүләкләре өстәлде.


Ярышларыбызны ачу тантанасында иң беренчеләрдән булып, әле шушы көннәрдә генә район көрәш федерациясе рәисе булып сайланган Фәнис Энгель улы Шәрипов узган республика ярышларында икенче-өченче урыннарны яулаган Нөнәгәрдән Алмаз Камаловны, Арбордан Фәнзил Кәбировны, Смәелдән Илгизәр Галимуллинны, Балтачтан Рәнис Зариповны бүләкләп, яшьләребезгә киләчәктә дә зур җиңүләр теләде. Яңа федерация рәисе көрәшчеләребезгә дә билгеле шәхес, ул Васыйл Гарифуллин кул астында 6 ел физкультура укытучысы булып эшләп, көрәшеп зур чыныгу алган, хәзерге вакытта район Сабантуйларының, район башлыгы призларына узучы ярышларның баш хөкемдары.

Мәктәп коллективы үзләренең элеккеге директорлары истәлегенә узучы ярышларга ныклап әзерләнгән булып чыкты. Матур җыр, биюләре белән көрәшчеләребезне рухландырып җибәрделәр.

Бик көчле барды көрәшләребез дә. Җиңеләм дип түгел, җиңәм дип көрәште яшьләребез. Чөнки алда бик мөһим – Актанышта беренче Президентыбыз Кубогына узучы ярышлар көтә. Һәркемнең шунда барып бил алышасы килә бит. Келәмнән шатлыктан сикереп чыгучысы да, күз яшьләре белән чыгучысы да булды. «Менә шул елап чыкканнардан чын көрәшчеләр чыга да инде ул», – дип куйды шулчак федерация рәисе.

Тырыштылар нормалылар, беренче урынга чыгып, Илнар Миңнебаевның күләмле акчалата бүләгенә ия булдылар.

Икенче-өченче урыннарны Смәел, Бөрбаш егетләре бүлеште.

98 көрәшче арасындагы чемпионнар белән дә таныш булыйк. Кәрим Гарифуллин /Норма-36 кг/, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел-40 кг/, Фәнзил Кәбиров /Арбор-45 кг/, Газинур Гарипов /Смәел-50 кг/, Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара-55 кг/, Әлфис Галимов /Бөрбаш-60 кг/, Артур Муллагалиев /Чепья-65 кг/, Азамат Хәертдинов /Смәел-70 кг/, Юныс Әхмәдиев /Смәел-75 кг/, Кәрим Низамов/ Арбор80 кг/, Рөстәм Хәбибрахманов /Яңгул - авыр үлчәүдә/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш Васыйл Гарифуллин