Аяз һава торышы күпме сакланачак?
Төрлесе

Аяз һава торышы күпме сакланачак?

Шимбә көнне, атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 16 һәм 17 сентябрьдә, явым-төшемсез коры һава торышы саклана. Температура төнлә +3..+8 градус, көндез +16..+22 градус була. Бу хакта Татар-информ яза.

Пәнҗешәмбе, 18 сентябрьдә, шулай ук сизелерлек явым-төшем көтелми, төнлә +2..+7 градус (урыны белән +10 градуска кадәр) фаразлана, көндез +23 градуска кадәр җылы була.

Җомга көнне Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында кала. Яңгырлар фаразланмый, көндез температура +18..+23 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә көнне исә, атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, һава +16..+21 градуска кадәр җылына.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев