15 май — халыкара гаилә көне уңаеннан, бу күркәм гаиләләрне ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм ЗАГС хезмәткәрләре котлап, җылы теләкләрен юлладылар.
Бәхетле гомер! Парлы гомер! Бүгенге көндә Балтач бистәсендә иң өлкән парлы гаиләләребез чын мәгънәсендә бәхетле кешеләр.
Моннан 66 ел элек бергә гомергә дип матур гаилә төзегән Минзакир Миншакир улы һәм Гөлҗәүһәр ханым Сафиуллиннар, 65 ел иңгә-иң куеп яшәүче Рәфкәт Мөхәммәтхан улы һәм Мәйсәрә Хәйретдин кызы Гыймадиевлар бүген дә яшьлек мәхәббәте белән яшәп, гаилә учагын сүрелдерми, балалары һәм онык-оныкчыкларының уңышларына куанып яшиләр.
Бу тырыш, тыйнак, сабыр гаиләләр һәркемгә таныш һәм өлге булып тора. 15 май — халыкара гаилә көне уңаеннан, бу күркәм гаиләләрне ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм ЗАГС хезмәткәрләре котлап, җылы теләкләрен юлладылар.
Нет комментариев