Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Районыбызның хезмәт династияләре: Шәфигуллиннар гаиләсе

Шәфигуллиннар династиясенең гомуми медицина стажы 93 елга җыела.

Илебездә 2024 елның Гаилә елы буларак узачагы хуплауга лаек. Ныклы гаилә — ныклы дәүләт дигән сүз, җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге.

Районыбызда яшәүче гаиләләрнең һәрберсе үз җирлекләрендә, хезмәт урыннарында ихтирамлы кешеләр, хөрмәтле затлар, династияләре белән бер хезмәт юнәлешен сайлаган гаиләләребез дә бихисап.

Балтач үзәк хастахәнәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рәшит Кәлимулла улы Шәфигуллин гаиләсе вәкилләре дә бер һөнәри юнәлешкә тугры.

Рәшит Кәлимулла улы Шәфигуллин С. В. Курашов исемендәге Казан медицина институтын тәмамлап, 1982 елдан Балтач районы үзәк хастаханәсендә хезмәт юлын башлап җибәрә. 1992 елдан хәзерге вакытка кадәр халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары вазифасын башкара. Гомуми медицина стажы — 41 ел. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Рәшит Кәлимулла улы Шәфигуллин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, Балтач муниципаль районының һәм Балтач үзәк район хастаханәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2023 елда хөрмәтле табибка «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.

Тормыш иптәше — Илсөяр Гаптелхәй кызы Шәфигуллина да медицина хезмәткәре. 1976 елда Казан медицина көллиятен тәмамлаган.1976 −1981 елларда Балтач санэпидемстанциясендә табиб-эпидемиолог ярдәмчесе вазифасында, 1982 — 2018 елларда Балтач үзәк хастаханәсендә төрле вазифаларда хезмәт куйган. 2018 елда гомуми практика табибының шәфкать туташы вазифасыннан лаеклы ялга китә. Гомуми медицина стажы — 42 ел.

Кызлары — Гөлшат Рәшит кызы Шәфигуллина Казан дәүләт медицина университетында дәвалау эше белгечлеге буенча белем алган, 2022 елда кардиология белгечлеге буенча әзерлек узган. Үзенең хезмәт юлын 2013 елдан Балтач үзәк хастаханәсендә участок табибы-терапевт вазифасында башлый. 2023 елдан хәзерге вакытка кадәр табиб-кардиолог булып эшли. Кияүдә, улы һәм кызы бар. Хезмәт стажы — 10 ел.

Шәфигуллиннар династиясенең гомуми медицина стажы 93 елга җыела, дип яза Рәсми Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә