Җәмгыять
Раниясе-Талиясе… урамнарга ямь кертте
Игезәкләр туу сирәк күренеш, әлеге бәхеткә ия булган Әни кеше һәрчак игътибар үзәгендә.
Норма авылында яшәүче Имамиевлар гаиләсендә дә игезәк кызлар туу сокландырды да, борчылдырды да, бәбәй карау бетә торган эш түгел бит, өлгерергә дә, икесен бергә тигез багарга да кирәк. Әни һәм килен кеше Гөлшатның төп йортта кайнана-кайната белән яшәве бик әйбәт булды, кызлар әбигә дә, бабайга да , Әти кешегә дә җитә. Игезәкләр һавага чыкса, Ленин урамнары ямьгә күмелә, инде дә әби яки бабай ике урынлы колясканы да этеп йөрсә, сокланып туймаслык күренешкә әйләнә. Имамиевлар гаиләсенең гел шундый бердәм, тату, күркәм гаилә булып калуларын телик, игезәк кызлар Рания белән Талия дә сау-сәламәт булсыннар, киләчәктә якыннарына игелек кылсыннар. Бәхетле булыгыз, балалар, әти-әни тигезлеге белән үсегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев