Балтач юлларын кышын кардан күпме техника чистартачак? (+фото)
Җәмгыять

Балтач юлларын кышын кардан күпме техника чистартачак? (+фото)

Балтач районында юл техникаларының кышкы чорда өзлеклексез эшләвен тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш оештырылган.

"МДСУ-1" идарәсе районда гомуми озынлыгы 320 километрдан артык юлларга хезмәт күрсәтә. Шуларның 288 километры региональ, 32 километры федераль, 20 километры муниципаль дәрәҗәдәге юллар исәбенә керә.

Бүгенге көндә оешмада кышкы сезонлы эшләргә җәлеп ителәчәк һәртөрле техника да тулысынча ремонтланып, техник яктан эшкә әзерлек сызыгына куелган. "МДСУ-1" карамагында 6 автогрейдер, 13 төягеч, 13 данә трактор, 9 катнаш юл машинасы, 10 КамАЗ һәм 5 данә экскаватор исәпләнә. Әлеге техникаларның барысы да кышын кар чистарту юнәлешендә төрле эшләрдә катнашачак.

 

 

Чыганак


Нет комментариев