Бүген - 18 август көнне район Советының утырышлар залында Балтач бистәсенең генераль планын карау буенча гамәви тыңлаулар узды.
Биредә халыктан кергән гаризалар каралды. Җыенда катнашучылар үз теләк-тәкъдимнәрен керттеләр.
Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, район төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге баш архитекторы Шамил Борһанов тарафыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Гамәвии тыңлауларны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.
Вакыйф Зәкиев фотолары
Нет комментариев