Җәмгыять

Балтач Сабан туе мәйданында кызу эш бара

Инде утыргычларныӊ барысы алышынган, президиум утыра торган урын да эшләнеп куелган, әтәчкә менү колгасы, капчык сугышы өчен бүрәнәләр - болар барысы да яӊадан куелган.

Ат чабышы уздыру урыны да әзер дип, әйтергә була. Мәйдан да милли бәйрәм төсенә урала башлаган. Балалар бу бәйрәмгә әзерлекне инде башладылар, бүген беренче тапкыр бәйрәмгә тәкъдим ителә торган мизгелләрне өйрәнү булды.

250

Нет комментариев