Балтач үзәге балалар шау-шуына күмелде (+фото)
Җәмгыять

Балтач үзәге балалар шау-шуына күмелде (+фото)

“Балтач” ял паркында 1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан күркәм чара узды.

Район мәгариф идарәсе, социаль яклау, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлекләре тарафыннан оештырылган бу чара бәйгеләр, җыр-бию һәм спорт уеннарына бик бай булды.

Һәр елны уза торган бу бәйрәм быел да үзенә бик күп сабыйларны җыйды. Көннең бераз җиләс булуы да киртә булмады, сабыйларыбыз җырлады-биеде, уйнады-көлде.

Балаларыбызның бүгенге һәм киләчәк тормышлары да бәйрәмнәр кебек ямьле узсын, күгебезне кара болытлар капламасын, сәламәтлек ташламасын!


Фото: Тәнзилә Габдрахманова

Фоторепортажны тулысынча фотогалереяда карагыз.


балаларны яклау көне

Нет комментариев