Балтачның 5 гаиләсе “Ана капиталы”на ия булды (фото)
Җәмгыять

Балтачның 5 гаиләсе “Ана капиталы”на ия булды (фото)

Халыкара "Гаилә көне" уңаеннан Балтач районы ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә "Ана капиталы" сертификаларын тапшыру чарасы узды.

Гаиләләрендә икенче бала дөньяга килгән 5 гаилә "Ана капиталы" сертификатына ия булды. Чараны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде. Ул барлык гаиләләрне ихлас күңелдән котлап, җылы теләкләрен ирештерде: "Гаилә-мәхәббәт учагы, хөрмәт һәм ихтирамнан торган җәмгыятьтәге яшәешебезне тәшкил итә. Бер генә кеше дә гаиләдән башка яши алмый" - дип билгеләп узды ул. Шулай ук бүләкләү чарасында Балтач пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Габделнур Рашит улы Нотфуллин да катнашты. Җитәкче сертификат алган гаиләләрне кайнар котлап, аны файдалану алымнары хакында аңлатып үтте. "Күп кенә бәхетле гаиләләр дә торак мәсъәләсеннән читтә кала алмый, шуна күрә сертификатны торак алу юнәлешендә куллансагыз отышлы булыр" - диде ул. Чара ахырында барлык әниләргә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, дип хәбәр итәләр район ГХАТ (ЗАГС) бүлегеннән.

250

Нет комментариев