Балтачта "Россия флагы көне"н билгеләп уздылар (+фоторепортаж)
Җәмгыять

Балтачта "Россия флагы көне"н билгеләп уздылар (+фоторепортаж)

Бүген "Балтач" ял паркында "Россия флагы көне"нә багышланган бәйрәм чарасы узды

Бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркы бүген дәртле музыка белән үзенә җәлеп итте. Баксаң "Россия флагы көне"нә багышланган спорт һәм күңел ачу чаралары оештырылган икән биредә.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм яшь талантлар чыгышы, аерым мәйданчыкларда оештырылган уеннар беркемне дә битараф калдырмагандыр. "Форпост"лылар - командалар туплап аларны спорт ягыннан сынады, "Хыял"лылар оештырган флешмоб һәм "Балтач кичләре" (Балтасинские вечера) интеллектуаль уены аеруча истә калырлык булды. Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кызлар, егетләр командалары арасында стритбол уеннары оештырды.

Нет комментариев