5 май көнне «Факел» клубында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды.
- Без өлкәннәрне чакырып, шундый тирән эчтәлекле чара оештырганнары өчен биредә эшләүче егет-кызларга рәхмәт белдерәм. Балаларның чыгышларын карап бер куансак, яшьтәшләр белән очрашып сугыш елларынң авырлыгы хакында хатирәләрне барлау, ул заман җырларын тыңлап әтиләребезне, бабайларыбызны искә алу онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Мул табыннар артында рәхәтләнеп бәйрәм итеп кайттык. Оныклар белән бергәләп бер чарада катнашу, аларга шушындый чаралар аша үгет-нәсыйхәт бирү бик яхшы уйланган.
Тәскирә Газизуллина.
Балтач бистәсе.
Нет комментариев