Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта теракт корбаннары истәлегенә 186 шәм кабынды (+фото)

3 сентябрь көнне "Балтач" үзәк паркында "Хыял" үзәге хезмәткәрләре Балтач мәктәбе укучылары, «Татарстан-Новый век» - «Татарстан-Яна гасыр» һәм "Яшь гвардиячеләр" хәрәкәте активистлары белән берлектә Беслан шәһәрендә һәлак булган укучыларны искә алды.

Исегезгә төшерәбез, 2004 елда Беслан 1нче мәктәбен террорчылар яулап алгач, 1,2 мең кеше тоткынлыкта калды. Тоткынлык вакытында һәм аларны азат иткәндә 334 кеше һәлак булды, шуларның 186 сы балалар. Тоткынлыкта булган 126 кеше инвалид булып калган. Аларның 70е балалар.

Акция вакытында Балтач укучылары теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды. Һәлак булган 186 бала истәлегенә 186 ак күгәрчен ясалды, 186 шәм кабынды.

Раил Садыйков фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250