Бүген Балтач мәдәният үзәгендә "Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре"дип аталган мастер-класс үткәрелде.
Анда район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм районыбыз җитәкчеләре катнашты.

Мастер-класс ике өлештән торды. Башта теоретик дәрес булса, соңыннан җитәкчеләр төркемнәргә бүленеп, практик мисаллар өстендә эшләделәр.
Дәресне мәдәният институты белгечләре алып барды.

Фото: автор
Нет комментариев