Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачтагы матурлыкка кемнәр кул суза?

Матурлык юктан гына барлыкка килми бит, аның артында тырыш хезмәт, финанс чыгымнары булуын барыбыз да яхшы аңлый

Җәй көне Балтачыбыз  чәчәкләргә күмелә. Шәхси йорт яннарына гына түгел, парклар, оешма-предприятие каршыларына,  кибет яннарына  төрледән-төрле чәчәкләр утыртып, тырыш райондашларыбыз матурлык тудыра.

«Алтын ай» кибетен генә алыйк,  бирегә килүчеләр дә,  яныннан узып китүчеләр дә мондагы матурлыкка сокланмый калмый. Яраннар тирә-якка матурлык биреп шау чәчәктә утыра. Ни кызганыч, шушы матурлыкка кул сузучылар да бар арабызда.

Яраннарның ботакларын өзеп, тар-мар итүчеләр арасында өлкәннәрнең булуы бер дә матур күренеш түгел. Юкса, кибет территориясендә камералар да бар. Кеше хезмәтен аяк астына салып таптау бит бу, җәмәгать.

Уйлап карагыз әле,  сезнең йорт территориясенә кереп, чит-ят кеше үзе кызыккан чәчәкне яисә гөлне шулай урлап алып китсә. Бу гамәл белән яшьләргә нинди үрнәк күрсәтәбез? Матурлык юктан гына барлыкка килми бит, аның артында тырыш хезмәт, финанс чыгымнары булуын барыбыз да яхшы аңлый. Башкалар хезмәтен юкка чыгармасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яран