“Безнең авылныкы  түгел ул!”
Җәмгыять

“Безнең авылныкы түгел ул!”

Моннан берничә ел элек Балтачта бер күңелсез хәл булган иде. Гыйбрәт булса да, нинди хәл булуын исегезгә төшермим, бердән, теләгән кеше аны болай да хәтерендә яңарта ала, икенчедән, язмамның максаты ул түгел.

Әлеге шаккатмалы хәл булганнан соң берничә көн үтүгә, аны кылган "герой"ның элекке авылдашларын - танышларымны очраттым. Сүзебез бу темага кагылуга, аларның берсе шактый катгый итеп: "Безнең авылныкы түгел ул! - дип куйды. - Авылдан чыгып киткәненә егерме еллап бар инде".

Уйлана калсаң, бик зур гыйбрәт бу җөмләдә: кемнедер фәләнчә дистә ел үтсә дә, безнең авылныкы ул дип горурланып искә алалар (әле танылган шәхесләрне бүлешәләр дә!), кемнедер бер гамәле белән авылдашлар исемлегеннән сызалар... Барыбызга да: "Безнеке ул, безнең авылныкы!"- дигән бәягә лаек булырлык итеп яшәргә язсын.

250

Нет комментариев