Балачактан өлкәннәр барыбызның да колагына "тукып" торган: "Бүгенге эшеңне иртәгегә калдырма!" - дигән сүзләр, баксаң, халык әйтеме түгел, Американың өченче президенты, мәгърифәтче, АКШның Бәйсезлек декларациясе авторы Томас Джефферсон сүзләре, киңәше икән.
1.Бүген эшләп булган эшеңне иртәгегә калдырма.
2.Үзең хәл итәрдәй мәсьәләләр белән башкаларны борчыма.
3.Кулыңа акча кермәс борын аны туздыра башлама.
4.Арзанлы әйбер алма: азактан ул сиңа кыйммәткә төшәчәк.
5.Тәккәбберләнмә, ул ачлык-ялангачлыктан да кыйммәтрәккә төшә.
6.Ашау ягы кысан дип, беркайчан да үкенмә, чамасын белеп ашау файдага гына.
7.Теләп эшләгән эш арытмый.
8.Үзеңә кагылмаган бәхетсезлекләр турында уйлама.
9.Бөтен нәрсәгә дә җиңелрәк кара.
10. Ачуың чыкса, унга кадәр сана. Алай да бетмәсә, йөзгә кадәр сана, сүзеңне аннан соң гына әйт.
Нет комментариев