Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Галимуллина хөрмәтләүләренә бик куанды.
Түбән Кенәдә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Галимуллинаны бәйрәм белән котларга бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев килде. Алар ветеранга бәйрәм бүләкләре тапшырдылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

– Олылап килүегезгә рәхмәт, бүләге түгел, хөрмәте кадерле, – диде Тәскирә апа.

Фото: баш мөхәррир
Нет комментариев