Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Бөтендөнья татар конгрессы съезды безне берләштерә

VI Бөтендөнья татарлары конгрессы корылтае делегаты, "Бельгия татарлары" берлеге җитәкчесе Лилия Вәлиева шундый фикердә.

"V Бөтендөнья татар конгрессы съезды декабрь аенда узган иде. Ул безнең күпләребезне берләштерде. Мисал өчен, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез безгә көн саен хәбәрләр юллап бара һәм без үзебезгә кирәкле мәгълүмат алабыз", - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
"Европадагы күп кенә актив милләттәшләребез белән без нәкъ менә съезд вакытында дуслаштык. Бу - фикердәшләрең белән бер атна арлашу дигән сүз. Без көндәшләр түгел, ә туганнар кебек, һәрвакыт әңгәмәгә, тәҗрибә уртаклашуга әзер. Без үзебездә булган яхшы әйберләр белән үзара бүлешергә әзер. Сыйфатлы мәгълүмат белән никадәр күбрәк бүлешсәң, шул кадәр эшләве дә җиңелрәк. Башкарган эш күләме дә арта", - ди Лилия Вәлиева.
"Бельгия татарлары" берлеге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Европа татарлары һәрдаим үзара аралашып яши.
"Бельгиядәге Сабан туена да чит илләрдәге милләттәшләребез килә, без аларга барабыз. Узган 2015-2016 еллар аралыгында гына да Италия, Франция, Германия, Чехия, Австрия, Испания, әлбәттә инде, Россия һәм Казанда булдык. Әгәр Европадагы татарларны белмәсәк, алай ук йөрмәс идек. Турист буларак чит илгә чыгу бер хәл, ә милли киемнәрдән белмәгән җиргә, әмма таныш балган кешеләр янына бару икенче нәрсә".

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250