Булыр иде микән бәхет Хатын-кызлар булмаса!
Батыр уллар үстергән аналарга, ирләре махсус хәрби операциядә булганлыктан тормыш дилбегәсен үз кулларына алган хатын-кызларга районыбыз башлыгы күркәм сабырлыклар теләде
Урамда яз җилләре исә... Тәмле урам һавасын районыбызның гүзәл затлары район мәдәният үзәгенә алып керә, — биредә бәйрәм, чәй табыннары әзерләнгән, залда төрле буын хатын-кызларыбыз утыра. Мәдәният үзәге директоры, Илфат Гыйльманов укып бетереп, туган якларында мәдәни хезмәт күрсәтә башлаган Кәрим Нуриев белән бергәләп тантаналы бәйрәмне башлап җибәрделәр.
Әйе, тантаналы бәйрәм, чөнки 6 март көнне районыбыз сәхнәсендә бик күп туташ-ханымнар бүләкләнде. Кайсы гына өлкәдә эшләмиләр алар, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек, мәдәният... оештыручылар һәрьяклап исәпкә алганнар. Күңел күтәренкелеге белән сәхнәгә менгән гүзәл затларыбызны районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин кулларын кысып бүләкләде, Рәхмәт хатлары белән чәчкә бәйләмнәре тапшырды. Район башлыгы үз чыгышында хатын-кызларыбыз хөрмәтенә олуг игътирамын һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ватан сагындагы егетләребезнең әниләре, хатыннары, кызлары, «Ана даны» медаленә ия булган күп балалы әниләр, көмеш волонтерлар,.. бик күп эшкә батыр, тормышта матур ханымнар-туташлар, шулай ук Герой ана исемен лаеклы йөртүче Наилә апа Галиева да зурлап телгә алынды. Батыр уллар үстергән аналарга, ирләре махсус хәрби операциядә булганлыктан тормыш дилбегәсен үз кулларына алган хатын-кызларга районыбыз башлыгы күркәм сабырлыклар теләде.
Кадерле тамашачылар өчен әзерләнгән концерт номерлары быел үзенчәлекле иде. Арбор һәм Субаш авылларында оешкан фольклор ансамбльләре төрле уен коралалрында уйнап, җырлап — биеп күңелләрне күтәрде.
Салавыч авылының моңлы сандугачы Миләүшә Фатыйхова, Бөрбаштан Мәйсәрә һәм Рәйхан Хәйретдиновлар, Бөрбаш Сәрдегәне авылыннан Мөнәвир Гомәров, Чапшардан Марс Хаҗиев, Яңгулдан Рүзилә Габдрахманова, Наил Заһретдинов, Кунырдан Зөлкафир Зыятдиновның һәм башкаларның онытылмаслык җырлары, чыгышлары кабаттан район югарылыгында бәйрәм кунакларын сокландырды. Бәйрәм бик тә халыкчан булды, сәхнә тулы үз кешеләребез, төрле милләт вәкилләренең чыгышлары да күзләрне генә түгел, күңелләрне дә иркәләде.
Күңелле мизгелләр арасында йөрәк яраларын яңарткан, әмма горурлык хисләре уяткан минутлар да булып алды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән район хәрби комиссары Дамир Гайнуллин Украинада барган махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Игорь Прокопьевның Батырлык орденын тормыш иптәше Алена Петровнага тапшырдылар.
Район халкын күркәм бәйрәм тамашалары белән куандырган мәдә-ният хезмәткәрләренә, үзешчәннәргә, чәй табыны әзерләгән ягымлы кулланучылар җәмгыяте кызларына, районыбыз җитәкчелегенә гүзәл затларыбыз рәхмәтләр әйтеп таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев