Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Арбор авылында яшәүче Галиевлар гаиләсе өчен быел икеләтә истәлекле булып тарихка кереп калды.
Зур бәйрәм булу өстенә бу көнне төп нигезгә яшь бала кайтты. Район үзәк хастаханәсенен бәбиләтү бүлегеннән Галиевлар гаиләсен "Наз" үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендәге волонтерлар үзәге активистлары тантаналы төстә каршы алды.
Яшь гаиләгә бәхетле тормыш, тигез мәхәббәт теләп, ромашка букеты һәм йөрәк формасындагы шарлар бүләк иттеләр.
Нет комментариев